1
00:00:00,000 --> 00:00:00,835


2
00:00:00,835 --> 00:00:04,218
Социаль челтәр платформалары икенче дөнья кебек.

3
00:00:04,218 --> 00:00:07,867
Әгәр рөхсәт итсәң, ул теләсә кемне
үзенә җәлеп итә ала торган дөнья.

4
00:00:07,867 --> 00:00:13,368
Бу безнең яшьләргә зур йогынты ясый,
һәм мин ни өчен шулай икәнен аңлый алам.

5
00:00:13,368 --> 00:00:18,366
Монда яшьләр үз-ара гына, һәм
тормышыңда нәрсәләр начар баруы мөһим түгел.

6
00:00:18,366 --> 00:00:22,202
Ләкин монда без чынлап та бәяли
алганнан да күбрәк куркынычлар бар.

7
00:00:22,202 --> 00:00:30,314
TikTok-та төрле сынаулар тарала – аларны кыюлык
сынаулары дип тә карарга була – мәсәлән, «Дезодорант сынавы»,

8
00:00:30,314 --> 00:00:35,293
«Корица сынавы» яки «Блэкаут сынавы». Бу сынаулар нәрсә ул?

9
00:00:35,293 --> 00:00:42,155
«Дезодорант сынавы» шулай ук «яндыру сынавы» дип тә атала, чөнки
ул кулларыңа һәм тәнеңнең башка өлешләренә дезодорант сиптереп,

10
00:00:42,155 --> 00:00:46,540
тиреңдә җитди янулар барлыкка килгәнче дәвам итүне күздә тота.

11
00:00:46,540 --> 00:00:50,740
Бу сынауның максаты: Кем иң озак чыдаячак?

12
00:00:50,740 --> 00:00:58,594
«Корица чакыруы»ның принцибы гади: син корицаны аласың
да, аны авызыңа салып, йоткычка төшерәсең... Барысы шул.

13
00:00:58,594 --> 00:01:04,422
Кайбер очракларда бу сынау аңны югалтуга китерергә
мөмкин, шулай ук тын алу тукталу куркынычы да бар.

14
00:01:04,422 --> 00:01:11,551
«Блэкаут-челлендж» — ул үзеңне аң
югалтырга кадәр буып торудан гыйбарәт сынау.

15
00:01:11,551 --> 00:01:18,264
Күпләр моны басулар саны өчен генә түгел, ә шулай ук
«кик» дип аталган эффектны уятыр дип уйлап та эшли.

16
00:01:18,264 --> 00:01:25,370
Мин үземнән сорадым: ни өчен яшьләр бу сынауларны
үтиләр, ни өчен алар үзләренә мондый эшләр эшлиләр?

17
00:01:25,370 --> 00:01:33,492
Интернетта танылу һәм игътибар һәркемгә мөһим,
шулай бит? Күп кешеләрнең соклануын кем теләми?

18
00:01:33,492 --> 00:01:40,290
Күпләрнең проблемаларына, борчуларына яки куркуларына да чишелеш
табылмаска мөмкин – шул очракта виртуаль дөнья игътибарны читкә

19
00:01:40,290 --> 00:01:44,474
юнәлтә һәм, мөгаен, билгеле бер дәрәҗәдә качу мөмкинлеге дә бирә.

20
00:01:44,474 --> 00:01:54,304
Минем дә борчуларым һәм проблемаларым бар. Минем өчен иң
яхшысы – чын дөньяда калып, андагы мәсьәләләрне карап, чишү.

21
00:01:54,304 --> 00:01:57,341
Миңа шулай ук әти-әнием белән сөйләшү дә ярдәм итә.

22
00:01:57,341 --> 00:02:00,895
Бу минем сезгә һәм сезнең ата-анагызга
мөрәҗәгатем: бер-берегез белән сөйләшегез,

23
00:02:00,895 --> 00:02:03,484
бер-берегезгә ярдәм итегез һәм бер-берегезгә ачык булыгыз!

